Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә кораллы көчләрдә хезмәттән баш тарту өчен мәхкәмәләрдә 18,5 мең кеше хөкем ителгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Эшләрнең иң күбе хәрби бүлектән үз белдеклеге белән китү маддәсенә бәйле ачылган.

Украинада сугыш башланганнан соң Русиядә кораллы көчләрдә хезмәттән баш тарту өчен мәхкәмәләрдә якынча 18,5 мең кешегә хөкем карары чыгарылган. Бу хакта The Insider хәбәр итә.

Әлеге эшләрнең нечкәлекләре белән бәйле статистика 2023 елдан бирле яшерелә. Моны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Саклану министрлыгының яшерен сер итеп саклау турындагы боерыгы белән аңлаталар. Хисап авторлары фикеренчә, чынлыкта бу дезертирларның күплеген яшерү өчен күрсәтелми.

Русия кораллы көчләрендә хезмәттән баш тарту өчен 2022 елда 884 кеше, 2023 елда инде 4346, 2024 елда 8561 кеше хөкем ителгән. 2025 елның беренче җиде аенда 4679 хөкем карары чыккан.

Эшләрнең иң күбе хәрби бүлектән үз белдеклеге белән китү маддәсенә бәйле ачылган. Бу маддә ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Аналитиклар билгеләп узуынча, хәрби бүлекләрне калдыру нигездә шартлы хөкем белән тәмамлана, чөнки бу хәрбине кире армиягә кайтарырга һәм югалучылар статистикасына кертмәскә мөмкинлек бирә. Автор бәяләвенчә, дезертирларның гомум саны мәхкәмә статистикасыннан өч тапкыр күбрәк булырга һәм 50 меңнән артып китәргә мөмкин.

  • Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 26 яшьлек Фидрат Габитовка мобилизация вакытында хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган иде.
  • Габитов 2002 елның августыннан Шәйморатов батальонында фельдшер булып хезмәт иткән. 2023 елның февралендә яраланганнан һәм контузия алганнан соң Уфага дәваланырга кайта. Шул вакытта Батырлык ордены белән дә бүләкләнә.
  • Хәрби гаебен танымаган. Контракт вакыты чыкты, мин аны озайтмадым дип белдергән. Сәламәтлек тә какшады дигән.
  • 2023 елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG