Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу өчен Вашингтонга килде


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Трамп шулай ук Европа берлеге лидерлары белән дә очрашачак.

Украина президенты Владимир Зеленский АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу өчен Вашингтонга килде. Трамп Зеленский белән ике яклы очрашуны Казан вакыты белән 20.15 сәгатьтә уздырачак дип көтелә, аннары Украина президентына теләктәшлек белдереп Вашингтонга килгән Европа лидерлары белән очрашачак. Әлеге очрашу 21.15 сәгатьткә билгеләнгән.

АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә язуынча, "Әгәр теләсә Зеленский шунда ук Русия белән сугышны туктата ала яки инде дәвам иттерә ала" дигән. "Барысы да ничек башланганын искә төшерегез. Обама биргән (12 ел элек, бер тапкыр да атмыйча) Кырымны кире кайтару булмаячак, шулай ук Украинаның НАТОга керүе дә булмаячак. Кайбер нәрсәләр беркайчан да үзгәрми", дип язды Трамп.

Зеленский исә үзенең Телеграм каналында Украина бу сугышны тиз һәм ышанычлы төгәлләргә тели дип язды.

"Һәм ул тынычлык элекке кебек булырга тиеш түгел, озак вакытлы булырга тиеш. Ул вакытта Украинаны Кырымны һәм Көнчыгыш өлешне - Донбассның бер өлешен бирергә мәҗбүр иттеләр, ә Путин моны яңа һөҗүм өчен кулланды. Яки инде 1994 елда Украинага имеш "иминлек гарантиясе" бирелде, ләкин алар эшләмәде. Русия үзе башлаган бу сугышны туктатырга тиеш", диде Зеленский.

Axios элек үз дипломатик чыганакларына таянып язуынча, Трамп Зеленский һәм Европа лидерлары белән телефон сөйләшүе вакытында Путин һәм Зеленский катнашындагы саммитны инде 22 августта ук уздырырга теләвен әйткән. Әмма Путин әлегә бу очрашуда катнашырга җыенуы турында рәсми әйткәне булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG