Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары, Мәскәү Кремленең элеккеге сәяси тоткыны Илми Умеров әлеге сорауларга "Кырым.Реалии"га биргән әңгәмәсендә җавап бирә.
"Сугыш вакытында без Кырым турында җитәрлек сөйләмибез"
— Аляскада Путин һәм Трамп очрашуы алдыннан чит ил матбугатында Украина белән Русия арасында мөмкин булган "территорияләр алмашу"ы турында мәгълүмат пәйда булды. Трамп фронт сызыгын дипломатик юл белән "үзгәртү" ниятен әйтә. Әмма бу сөйләшүләрдә Кырым читтә кала. Ни өчен ул Русия тарафыннан оккупацияләнгән Украина җирләренең берсе итеп телгә алынмый?
Кырымтатарларда Кырым булмаса, кырымтатар халкы җир йөзеннән гомумән юкка чыгачак
— Безнең өчен бу – беренче һәм төп сорау. Чөнки болай булганда Кырым, аеруча кырымтатар халкы, тагын бер адым артка этелә. Әгәр кырымтатарларда Кырым булмаса, кырымтатар халкы җир йөзеннән гомумән юкка чыгачак.
Кырымнан читтә халык сакланмый. Бу – кырымтатарлар өчен иң куркыныч нәрсә. Украинага килгәндә, аны Кырымсыз калдырып, һичшиксез җиренең бер кисәген өзеп алалар дигән сүз. Путин мәсьәләне шулай куя: имеш, Кырым турында "мәсьәлә инде хәл ителгән". Хәл ителмәгән. Мин сугыш Украина белән Русия арасында бара дип сөйләгәндә, без Кырым турында җитәрлек сөйләмибез, дип саныйм.
— Нәрсәне күздә тотып әйтәсез?
— Русия вәкилләре нинди дә булса сөйләшүләр алып барганда, алар гел Кырымны читтә калдыра. Херсон, Запорожье, Луһански һәм Донецки өлкәләре турында сөйлиләр, ә Кырым – имеш "инде Русия". Бу очракта безнең украин дипломатлары сугыш әсирләрен алмашу һәм кайбер һуманитар мәсьәләләрдән кала, гомумән барлык тема турында сөйләшүне туктатырга тиеш. Бер генә километр җире өзелгән хәлдә дә бәйсез Украина була алмый. Русия ягы белән нинди дәрәҗәдә очрашуга бармасын, моны һәркем истә тотарга тиеш. Украинаның территориаль бөтенлеген торгызу – беренче бурыч. Кырымны Украина контроленә кайтарырга кирәк. Башка юл юк. Әгәр Украина хакимиятләре моны әйтмәсә, бу хакта кем сөйләр?
— Украина белән Русия сугышын җайга салуның төрле сценарийлары, сезнең фикерегезчә, Кырымдагы хәлгә ничек тәэсир итәчәк?
— Кырым Украина контроленә бары Украина Русияне хәрби юл белән җиңгән очракта гына кайтачак. Дипломатик юллар, минемчә, инде корыды, берсе дә кирәкле нәтиҗә бирмәячәк – кем ничә километрга чигенергә тиеш, фронт сызыгында кем кая күченә – болар барысы да сүз уены гына. Русиянең сугышта җиңелүеннән башка һәр очракта да Кырым читтә кала.
"Кем үзен оккупациядә дип санаган иде – хәзер дә оккупациядә"
— Кырымда сугыш турындагы сөйләшүләрне күзәтәләрме? Реакция нинди?
— Әлбәттә, күзәтәләр. Мин Кырымда аралашкан күп якыннарым, танышларым бар – аларның булган хәлләргә карата фикере үзгәрмәде. 2015–2016 еллардагы электр өзеклекләре чорында Кырымда популяр булган бер мәзәк искә төшә: "Кырымда ут бармы? – Аллага шөкер, юк". Хәзер дә шул тирәдәге хәл.
— Бу сорауны шуңа бирәм: Кырым Русия тарафыннан аннексияләнүнең 11 елы буе төрле дәрәҗәдә бер үк сорау яңгырап тора: анда Украина кайтуын көтүчеләр калдымы әле? Сез ничек җавап бирер идегез?
— Әлбәттә, калды. Һәм алар кайберәүләргә күренгәннән шактый күбрәк. Оккупация шартларында кешеләр йомыла, ачык итеп сөйләми, шәрехләми, активлык күрсәтми башлый. Болар Кырымда куркыныч. Ә русияләр чит илләргә сәфәр кылганда, алар үзләре белән "дөрес кырымтатарлар" төркемен алып бара һәм аларга ничек яхшы яшәүләрен күрсәтә. Әмма моңа карамастан, Кырымда кешеләр фикерен үзгәртми: кем үзен оккупациядә дип санаган иде – хәзер дә оккупациядә.
— Украина президенты вәкиллегенең Кырымдагы офисы һәм украин хокук яклаучылар бәяләвенчә, 11 елда Русия Кырымга якынча бер миллион русиялене күчереп утыртты. Сезнеңчә, моның максаты нидә?
Кырымда ике миллион халык яшәгәндә, кырымтатарлар 13,7% тәшкил итә иде. Әгәр моңа тагын бер миллион өстәсәң, бу сан 8–9%ка әйләнә.
— Әгәр Русия бу сугышта – Украинамы, Американыкымы, илләр коалициясеме яисә кем генә тарафыннан булмасын – җиңелмәсә, ул Кырымны бирмәячәк. Үз кешеләрен анда демографик күрсәткечләрен яхшырту өчен күчерә. Дәүләтчелеккә дәгъва итүчеләр пропорциядә кимрәк булсын өчен. 2014 елга кадәр Кырымда ике миллион халык яшәгәндә, кырымтатарлар 13,7% тәшкил итә иде. Әгәр моңа тагын бер миллион өстәсәң, бу сан 8–9%ка әйләнә.
Кырымга бер миллион кешене күчерделәр. Аларга кире кайтарылмый торган күченү акчасы бирделәр, урнашып китү өчен бөтен шартлар тудырдылар. Мин бу фондагы хәлне күреп, без – кырымтатарлар – сөргеннән Кырымга кайтканыбызны искә төшерәм: һәр бер уч җир безгә нинди бәягә төште, хакимият белән нинди каршы торулар булды.
"Адекват кешеләрнең күбесе сугышка түзәргә әзер"
— Сезнеңчә, Русиянең киңкүләм һөҗүменнән соң күпме кырымтатар Кырымнан китте? Кырымтатар халкының милли лидеры Мостафа Җәмилев ярымутрауны 50 мең кеше калдырды дип әйткән иде.
— Шул тирәдә – 40–50 мең кеше. Әмма бу – бары якынча сан. Кырымтатар халкы өчен бу бик зур сан. Нәтиҗәдә, Европада биш-алты яңа кырымтатар диаспорасы барлыкка килде һәм булганнары шактый зурайды. Аеруча Төркия, Польша, Германия, Бельгия һәм Британия илләрендә сизелә. Бераз гына кырымтатарлар Америкага һәм Австралиягә дә китте.
— Алар мөмкин булган деоккупациядән соң Кырымга кире кайтырга җыенамы? Әллә Кырым бу кешеләрне инде югалттымы?
Кырымнан, нигездә, иң яшь һәм активлары китте
— Алар белән сөйләшкәндә, барысы да кайтачагын әйтә. Башка җавап ишеткәнем юк әле. Әмма чынлыкта ничек булачагын фараз итеп кенә була. Чөнки оккупация дәвам иткән арада һәркемнең тормышында үз шартлары барлыкка килә. Начары шул: Кырымнан, нигездә, иң яшь һәм активлар китте.
— Кырымда калганнар турында сөйләшик. Алар Украина кораллы көчләре тарафыннан Русиянең хәрби һәдәфләренә ясалган һөҗүм шартларында яши һәм моның йогынтысын ничек тә булса тоя. Кырымда моңа ничек карыйлар?
— Ракетларга кагылышлы рәвештә, әлбәттә, кешеләрдә аларга эләкмәсен дигән борчулар бар. Әмма күпъеллык танышлар, дуслар белән сөйләшкәндә, алар: "Кирәк нәрсәне эшләгез – без моны аңлыйбыз", – диләр. Акыллы кешеләрнең күпчелеге Кырымның ахыр чиктә деоккупациясе булачак дигән өмет белән хәрби факторларга түзәргә әзер. Кырымда Украина кайтуына каршы икәнлеген ачыктан-ачык әйткән бер генә кешене дә белмим. Мондыйны ишеткәнем юк.
— Русиянең киңкүләм һөҗүме башлаганнан соң Кырымда сугышка каршы протестлар активлашты. Кырымнар сугышка каршы шигарьләр белән ялгыз пикетларга чыга, интернетта, эштә һәм җәмәгать транспортында сугышка каршы актив фикер белдерә. Моның өчен аларны Русия хакимияте каты эзәрлекли. Шулай да протестлар туктамый. Ни өчен, сезнеңчә, кырымнар Русия шартларында 11 ел яшәгәннән соң да протест белдерә?
— Бер яктан, Русия пропагандасы кайдадыр эшен җитәрлек башкармый. Икенче яктан, Кырым оккупациясе белән килешмәгән кырымнар барыбер үз карашларына тугры кала.
Әмма әле тулысынча ачылып бетмәгән тискәре фактор да бар. Русия оккупациясе елларында Кырымда балаларның тулы буыны үсте, алар мәктәпне Русия режимы шартларында укып бетерде һәм Украинаны хәтерләми. Русия тарафыннан идеологик эшкәртелгән әлеге өлешнең йогынтысы Кырымда әлегә сизелми. Әмма ул сизелә башлагач, куркыныч булачак. Хәзер алар югары уку йортларына яисә Русия армиясенә барачак һәм шуннан Русияне яратучы, Украина турында берни белмәүче белгечләр буыны үсеп чыгачак.
Бу процесс тирәнәймәсен, мондый кешеләр саны артмасын өчен Кырым деоккупациясе мәсьәләсен сузарга ярамый. Әмма Трамп моны аңларлык хәлдәме икән – монысы билгесез.
— Әгәр Кырым аннексиясе дәвам итсә, анда нинди сценарийларны күрәсез?
Иң зур хәвеф – кырымтатар халкының юкка чыгуы
— Иң зур хәвеф – кырымтатар халкының юкка чыгуы. Бу очракта безнең бары диаспоралар гына калачак, ә калганының барысы да шушы Русия юньсезлегендә калыр. Башка сүз табарга тырышам, әмма табалмыйм.
"Гомереңә турыдан-туры янау булмаса, Кырымнан китәргә кирәкми"
— Сез Кырымда 11 ел буе фикерен үзгәртмәгән, деоккупацияне көткән күп кешеләр бар дидегез. Аларга үз ныклыкларын ничек сакларга, Русиянең административ машинасы басымына ничек бирешмәскә?
— Иртәгә нәрсә булачагы билгесез чакта, киңәш бирү – мәгънәсез эш. Әгәр Украина үз чиген торгызмаса, элеккеге мәгънәсендә Кырым да, Украина үзе дә элекке мәгънәдәге дәүләт булмаячак. Кырымда калган һәм анда инде 11 ел яшәгән кешеләргә киңәш бирү авыр.
Мин – ихтыярымнан тыш Киевта калырга туры килгән кеше буларак – болай әйтә алам: гомерегезгә турыдан-туры янау булмаса, Кырымнан бернинди шартларда да китмәскә кирәк. Һәрхәлдә, Русия режимы үзе үк кешеләрнең гомеренә куркыныч.
Безнең гаиләдә, әтиемнән башлап, без биш ир туган, безнең балалар, оныклар, киленнәр һәм кияүләр – барысы бергә якынча 50 кеше. Шуларның бары тик өчесе генә – мин, кызым һәм хатыным – Кырымда яшәми. Калганнары Кырымда.
— Кырым аннексиясеннән килгән зыянның тулы күләмен бәяләү, әлбәттә, кыен. Әмма шулай да, Кырымтатар халкы Мәҗлесенең кырымтатарларның Русия шартларында 11 елда күпме зыян күрүенә кагылышлы тупланган мәгълүматлары бармы?
— Мондый тупланган мәгълүматны күргәнем юк. Әмма шуны әйтә алам: бу зыян бик зур – Русия кешеләрне йортларыннан куып чыгара башлавыннан алып, кырымтатар тарихын саклауга куркыныч тудыруга кадәр. Мәсәлән, янәсе "реставрация" нәтиҗәсендә Хан сараенда гасырлар буе сакланган аутентик әйберләр юк ителде. Элек бу объект ЮНЕСКО саклавында иде. Хәзер инде ул кызыксыну уятмаска мөмкин, чөнки аутентиклыгын югалтты.
Русиягә сугыш ягыннан стратегик әһәмиятле булган "Таврида" трассасын төзү нәтиҗәсендә Кырымнан кыйммәтле археологик артефактлар һәм тарихи байлыклар күпләп чыгарылды. Кырым бу артефактлардан мәхрүм калды – алар теләсә кайсы музейны бизи алыр иде.
Бу – ике генә мисал, ә сөйләшергә әле бик күп нәрсә бар. Бүген Кырым диярлек тулысынча хәрби ныгытмага әверелде. Совет елларында ул бөтен берлекнең шифаханәсе саналган булса, моңа кадәр хәтта Русия патша гаиләсе дә аны кырымтатар җире дип ихтирам иткән булса, Путин һәм хәзерге Русия хакимияте Кырымны бары милитаризацияләнгән җир, "батмый торган ныгытма" итеп кенә күрә.
Барыбыз да шуны истә тотарга тиеш: Кырым оккупациясеннән килгән зыян һәр көн саен арта бара.
- Әңгәмәне урысча Кырым.Реалии сайтында укый аласыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум