Казанда август ахырында Милләт җыенына меңнән артык делегатны көтәләр

Милләт җыены, 2020 ел

Чарага Украинаның басып алынган җирләреннән дә делегатлар киләчәк.

Быел Казанда Милләт җыены 26-28 август көннәрендә узачак. Чарага Русиянең 65 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат чакырылган. Бу хакта матбугат очрашуында Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сөйләде.

Аның сүзләренчә, Милләт җыены быел дүрт зур төркемгә бүленеп эшләячәк, аның кысаларында аерым җыеннар үтәчәк: Дөнья татар яшьләре форумы, Дөнья татар хатын-кызлары җыены, Русиякүләм төбәк тарихы өйрәнүчеләр җыены һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы.

28 август көнне Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасында Милләт җыенының пленар утырышы узачак дип көтелә. Казанга киләчәк кунаклар Печән базары, "Түгәрәк уен", "Уйнагыз, гармуннар" чараларында да катнашачак, ди Шакиров.

Дөнья татар конгрессы рәисе Украинадан басып алынган җирләрдән, ягъни Донецки, Луһански һәм аннексияләнгән Кырымнан да делегатлар киләчәген аерым билгеләп узды. Иң зур делегация Башкортстаннан булачак, күрше республикадан 93 кеше катнашачак.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әйтүенчә, яшьләр җыенында барлыгы 350-400ләп кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында 150ләп кеше – Русия төбәкләреннән, 50 делегат – чит илләрдән чакырулы. Шулай ук Татарстаннан да актив яшьләр булачак.

Яшьләр медиа, дигитальләштерү, бизнес, мәгариф, тарих кебек темаларга багышланган секцияләрдә катнашачак, 27 август кичендә пленар утырыш каралган.

Дөнья татар хатын-кызлары җыенына 14 чит илдән, 42 Русия төбәгеннән 200дән артык кеше җыелачак, дип сөйләде "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Төбәк тарихы өйрәнүчеләр форумында исә 120гә якын кеше катнашачак диелде.

Чара кысаларында "Печән базары" да оештырыла. Быел ул беренче тапкыр 4 көн дәвамында узачак.

  • 2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!