ХӘМӘС (АКШ белән Европада террорчы оешма дип табылды) Израилнең халыкны Газзә шәһәреннән анклавның көньягына күчерү планын "геноцидның яңа дулкыны" дип атады.
Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
ХӘМӘС шулай ук Израилнең Газзә сызыгының көньягында кешеләр өчен чатырлар һәм сыену өчен башка җиһазлар урнаштыру планын "чеп-чи ялган" дип бәяләде.
16 август көнне Израил саклану армиясе вәкиле Авихай Эдри якшәмбе көннән Газзә сызыгына вакытлы торак өчен кабат чатырлар һәм башка җиһазлар бирергә әзерләнүен әйтте.
Аның сүзләренчә, әлеге карар халыкны хәрби чаралар алып барылган урыннардан көньякка күчерү һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә.
- ХӘМӘС контролендәге Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Израилнең соңгы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ким дигәндә 40 кеше һәлак булган. Аерым алганда шимбә көнне Әл-Муваси районындагы чатырга һөҗүм ясалган. Бу хакта The Guardian хәбәр итә. Элегрәк Израил бу урынны һуманитар зона дип белдергән иде. Нәтиҗәдә кечкенә кыз һәм аның әти-әнисе һәлак булды.
- ХӘМӘС контролендәге Газзәдә хәзерге хәрби гамәлләр 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм ясаганнан соң башланды. Ул вакытта якынча 1200 кеше һәлак булды, һәм 250 кеше тоткын итеп алынган иде. Аларның бер өлеше алмашу нәтиҗәсендә азат ителде.
- 7 октябрь һөҗүменә җавап итеп, Израиль зур хәрби операция башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!