Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау вакыйгаларына 5 ел

Башкортстанда Куштау вакыйгаларына биш ел. Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды.

2020 елның августы. Башкортстан тарихында халыкның бердәм булып берләшүе, хакимиятнең басымына каршы торып гап-гади кешеләрнең үз сүзен әйтә алуы белән кереп калды. Кешеләр Куштауны якларга дип тау итәгенә килде, берничә көн яңгырда, көне-төне полиция һәм Росгвардия басымына, кыйнавына, провакаторлар һәм оештырылган "титушка"ларга каршы тора алды. Халык Куштау итәгеннән китмәде. Куштауны "Сода" ширкәте чимал урынына эшкәртүгә каршы чыгучылар арасында шушы җирләргә якын булган авыл кешеләре дә, җырчылар да, активистлар да, режиссерлар да, журналистлар да, фермерчылар да, укытучылар да галимнәр дә бар иде. Куштауны яклау чын халык каршылыгына әверелде. Активистлар аны федераль дәрәҗәдәге вакыйгага күтәр алды. Мисал өчен, нәфис сүз остасы Максим Галкин үз социаль челтәрләрендә халык ягына басты, музыкант Юрий Шевчук үз сүзен әйтте. Җырчы Айдар Галимов халык ягына чыгып җыр яздырды. "Куштау, яшә!" шигаре бик тиз таралды.


XS
SM
MD
LG